Казан шәһәренең Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Көчле Россия» хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Беляев һәм «Яңа буын» отряды волонтерлары белән берлектә «Геройлар булып тумыйлар» дигән батырлык дәресе үткәрелде.
Катнашучылар фильмнардан өзекләр карадылар һәм фикер алыштылар, заманча корал төрләре, артиллерист һөнәре белән таныштылар.
Алексей Беляев үзенең офицер юлы турында сөйләде. Хәрби характерының төп үзенчәлекләре буларак ул чыдамлык, батырлык һәм фидакарьлекне атады.
Бу чара патриотик һәм гражданлык аңын формалаштыруга ярдәм итә, бу балигъ булмаганнарның әхлакый һәм рухи үсешендә зур әһәмияткә ия.