Арча районы өлкәннәре финанс грамоталылыгы буенча дәресләрдә катнашалар

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

һәм Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары даими рәвештә «Финанс грамоталылыгы буенча онлайн дәресләр» бөтенроссия проектында катнашалар.

Узган дәрестә финанс алдаулар турында сөйләштеләр. Катнашучылар финанс мошенниклыкның төп төрләре һәм җинаятьчеләр тарафыннан конфиденциаль мәгълүмат урлау ысуллары турында белделәр. Эксперт банк карталары белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләре һәм финанс мошенникны ничек танырга, үзеңне һәм якыннарыңны яклау өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләде.

Россия банкы оештырган онлайн дәресләр өлкән яшьтәге гражданнарның иминлеген арттыруга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга, банк хезмәтләреннән куркынычсыз һәм нәтиҗәле файдалануга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International