Татарстанлыларга 46 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 46 250 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:

- 29,5 % сәнәгатьтә (13,6 мең эш урыны);

- 10,3 % сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,8 мең эш урыны);

- 9,8 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (4,5 мең эш урыны);

- 6,9 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,2 мең эш урыны);

- 4,8 % транспортта (2,2 мең эш урыны);

- 2,1 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (1,0 мең эш урыны);

- 1,2 % мәгълүмати технологияләр, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,6 мең эш урыны);

- 35,4 % – тармак-ара һөнәрләр һәм белгечлекләр (16,4 мең эш урыны).

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,08 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 874 татарстанлы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International