«Чишмә» үзәгендә социаль участокта эш оештырдылар

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Фәния Гайнетдинова Олы Мишә авыл җирлегендәге беренче социаль участокта чираттагы эш оештырды.

Белгеч гражданнарга ярымстационар формада социаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация бирде, социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында сөйләде.

Авыл җирлеге сәркатибе белән балигъ булмаган балалары булган яңа гаиләләр һәм авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләр турында сөйләштеләр.

Шулай ук профилактик эш максатларында социаль педагог социаль исәптә торучы гаиләләргә дә барып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International