Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары учреждениедә чын кечкенә бакча булдырырга карар иттеләр.
Тәрәзә төбендә бакча – үсемлекләрне дөрес карау турында күзаллауларны киңәйтү өчен бик яхшы ысул. Быел учреждениедә петрушка, укроп һәм суган утыртырга булдылар. Социаль хезмәтләр алучылар белән төрле үсемлекләрнең орлыклары бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торганын, төрле культураларны утырту һәм үсеш этапларын кабатладылар.