Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәләр

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында математика атналыгы кысаларында «Ике тапкыр ике – дүрт» тематик викторинасын оештырдылар. Социаль хезмәт алучыларга мәктәп программасыннан сорауларга җавап бирергә туры килде. Наталья Котова җитәкчелегендә икешәр кешедән торган өч төркемгә бүленеп, интернат-йорт халкы кроссвордлар һәм мәсьәләләр чишү конкурсында актив катнаштылар. Мондый танып белү чаралары учреждениедә даими рәвештә үткәрелә. Аларда катнашып, социаль хезмәтләр алучылар танып белү һәм аралашу күнекмәләрен үстерәләр.

Шулай ук Югары Ослан интернат-йортында җептән әйберләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. «Иҗат шатлыгы» клубы әгъзалары бу техникада умырзая ясарга булдылар. Йон җепләрне кайчы белән ваклап, һәр мастер-класс катнашучысы яраткан төсен сайлады һәм аппликация ясады. Моның өчен төсле катыргы, клей, шулай ук чәчәк рәсеме белән шаблон кулландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International