Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Җәй имин узсын өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез» дигән темага чара узды. Дәрестә балигъ булмаган балалар катнашты.
Табигатьтә, өйдә һәм җәмәгать урыннарында янгын чыгу проблемасы турында фикер алыштылар, уку һәм ял итү урыннарында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кабатладылар.
Дәрес яшь буынның янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге гамәлләре өчен җаваплылык тоюына ярдәм итәргә тиеш.