Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек – гаиләнең төп кыйммәте» дигән спорт чарасы узды. Социаль хезмәт алучылар өчен дәвалау физкультурасы буенча инструктор һәм социаль адаптация буенча белгеч мавыктыргыч эстафеталар оештырды. Катнашучыларга тизлек, җитезлек һәм игътибарлылык буенча сынаулар узарга, шулай ук күңелле стартларда катнашырга кирәк иде.
Соңыннан социаль хезмәт алучыларны файдалы үлән чәе белән сыйладылар.
Чара физик үсешкә генә түгел, сәламәтлекнең кыйммәтен аңларга да ярдәм итте.