«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә булган яшьләр белгечләр озатуында «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәгендә булдылар. Анда алар өчен чәй өстәлен бизәү буенча мастер-класс оештырылды.
Дәрестән соң социаль хезмәтләр алучылар өстәл бизәү һәм этикет буенча үз осталыкларын күрсәтә алдылар. Чара чәй эчү белән тәмамланды.
Мондый мавыктыргыч чаралар нәтиҗәсендә яшьләрнең иҗади сәләтләре, яңа оригиналь ризыклар әзерләү теләге үсә. Шулай ук төркемле хезмәттәшлек процессында коммуникатив күнекмәләр дә яхшыра.