Алабуга интернат-йорты осталары эше конкурста җиңде

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты осталары картинасы «Очучы корабль» онлайн-конкурсында «Агач челтәр музыкасы» номинациясендә беренче урынны алды.

Конкурс «Осталар иле» сайтында үткәрелде һәм сәяхәтләргә, табигый матурлыкларны, төньяк төбәкнең тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен өйрәнү һәм популярлаштыруга багышланды.

Эш модульле оригами техникасында башкарылган.

Хәзер картина Карелиягә, Кижи утравында узачак конкурсның чираттагы этабына китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International