Чараның темасы – «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, шул исәптән когнитив тайпылышлары булганнар өчен социаль-тернәкләндерү чараларын оештыру һәм үткәрү. Көндезге мәшгульлекне оештыру».
Стажировка мәйданчыгы эшендә Алексеевск, Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлары, Түбән Кама районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре катнашты.
Кама Аланы интернат-йорты белгечләре үлән чәе өчен компонентлар җыю буенча практик дәрес, волейбол буенча иптәшләрчә матч, «Пертра» укыту-уен комплекты белән коррекцион-үсеш дәресе, социаль тернәкләндерү дәресе үткәрделәр.
Барлык катнашучылар да сертификатлар алды.