Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен көндезге тору төркеме уңышлы эшли. Төркем яшьләрне кайгырту һәм игътибар белән әйләндереп алу, аларга кискен аралашу кытлыгы проблемасын җиңәргә ярдәм итү, аларның көндәлек тормышын үз-үзләрен тормышка ашыру һәм актив эшчәнлек мөмкинлекләрен арттыра торган структуралы мәшгульлек белән баету өчен оештырылган.
Белгечләр эшчәнлегенең төп үзенчәлеге булып күбесенчә индивидуаль эш һәм кече төркемнәрдә эшләү тора, бу исә һәркемгә җитәрлек игътибар бирергә мөмкинлек бирә.
Көндезге тору төркемендә социаль хезмәт алучылар белән эшне оештыру барышында белгечләр заманча, тормыш ихтыяҗларына җавап бирә торган төрле нәтиҗәле традицион һәм инновацион методикалар кулланалар, психологик дәресләр программалары, арт-терапия методлары кертелә. Моннан тыш, социаль хезмәтләр алучылар белән коррекцион дәресләр, социаль-көнкүреш һәм социаль-мохит күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.