Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар яз башыннан бирле бакча эшләренә актив җәлеп ителгән. Социаль мәшгульлек кысаларында алар үсентеләр үстерү, аларны теплицага һәм ачык грунтка утырту белән шөгыльләнәләр, аларга су сибәләр һәм чүп утыйлар.
Ел саен уза торган диспансерлаштыру – сәламәтлек торышын контрольдә тотуның нәтиҗәле ысулы. Ул төрле авыруларны ачыкларга һәм мөмкин кадәр иртәрәк дәвалый башларга ярдәм итә.
Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стационар төркемдә тәрбияләнүчеләр өчен оригами техникасында ромашка ясау буенча мастер-класс уздырдылар.
«Актив озын гомерлелек» проектының социаль-мәдәни чаралары кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләүче «Күңел белән яшьләр» клубы активистлары өчен модель китапханәсенә экскурсия оештырылды.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы балигъ булмаганнар белән «Цифрлы гигиена» дәресе үткәрде. Ул заманча мәгълүмат-телекоммуникация мохитендә үз-үзеңне җаваплы һәм куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр өчен туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны һәм инвалидларны медицина учреждениеләренә китерү эше дәвам итә.
17 июльдә «Ярдәм-Помощь» хәйрия фонды комплексы базасында «Татарстан Республикасында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту векторы буларак гаилә волонтерлыгын үстерү» темасына әңгәмә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәгендә озак вакытлы карау системасы кысаларында социаль хезмәткәрләр «Уен терапиясе» технологиясе буенча эшне дәвам итәләр.
17 июльдә «Калейдоскоп» программасын гамәлгә ашыру кысаларында һәм реабилитантларда зарарлы һәм файдалы туклану продуктлары, дөрес туклануның сәламәтлеккә йогынтысы турында күзаллаулар формалаштыру максатында Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Продуктларны классификацияләү. Файдалы һәм зарарлы продуктлар» дигән дәрес үткәрделәр.