Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында спорт-сәламәтләндерү тәрбиясе һәм юлларда балаларның җәрәхәтләнүен профилактикалау дәресләре кысаларында «Юл маҗаралары» эстафетасы үткәрелде.
Дәрес транспорт чаралары, юллар, җәяүлеләр, светофорлар безне балачактан ук чолгап ала, шуңа күрә балалар һәм өлкәннәр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһимлеге турында сөйләшүдән башланды. Тәрбияче Марина Анисимова балаларга «Юл маҗаралары» эстафетасында катнашырга тәкъдим итте. Эксперт сыйфатында өлкән тәрбияләнүчеләр арасыннан «яшь инспектор» чакырылган иде.
Барлык катнашучылар да юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм урамдагы куркынычсызлык нигезләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр, шулай ук сәламәтлекне саклау өчен аларны үтәүнең мөһимлеген аңладылар.