Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә толерантлык көне узды. Көн дәвамында тернәкләнүчеләр дөнья халыклары тормышы белән таныштылар, халык уеннарын өйрәнделәр һәм уйнадылар, тирә-юньдәгеләргә карата толерант мөнәсәбәт турында мультфильмнар карадылар, шулай ук «Без толерантлыкны сайлыйбыз» тренингында катнаштылар.
Мондый чаралар башка кешеләрнең индивидуальлегенә һәм кабатланмаслыгына толерант мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.