«Шәфкать» үзәге озак вакытлы карау системасы кысаларында эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

12 августта Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган очрашу узды. Үзәк директоры урынбасары Гөлназ Сабирова шәһәрнең Территориаль иҗтимагый үзидарәләр советы рәисләрен учреждениенең эше һәм «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау мәктәбе» алдынгы технологиясе белән таныштырды.

Кунаклар белгечләрнең үз карамагындагыларга ничек ярдәм итүләрен үз күзләре белән күрә алдылар. Социаль-тернәкләндерү бүлеге өлкәннәргә һәм инвалидларга хәрәкәт һәм актив тормыш шатлыгын кайтара, көндезге тору бүлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәмгыятькә җайлашырга ярдәм итә, ә гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге белгечләре авырлыклар белән очрашкан гаиләләргә ярдәм күрсәтә.

Карау мәктәбе кабинетында кунаклар үзәк тарафыннан вакытлыча файдалануга бирелә торган техник тернәкләндерү чаралары белән таныша алдылар.

Чара мохтаҗ гражданнарга хезмәт күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International