Владимир һәм Рәмзия Кутняковлар инде 20 елга якын бергә. Тату гаиләдә ике кыз тәрбияләнә: Эльвирага 17, ә Зәринәгә – 10 яшь.
2023 елның 7 ноябрендә Владимир үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Ул Ватанны һәм туганнарын яклау – аның бурычы, ди.
Гражданкада ир-ат шәһәрнең сәнәгать предприятиеләренең берсендә машинист булып эшләгән. Хәзер ул рядовой булып хезмәт итә. Хезмәттәшләре Владимирны кыюлыгы, тапкырлыгы һәм батырлыгы өчен хөрмәт итә.
Кутняковлар гаиләсе МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен тиешле социаль ярдәм чараларын ала: һәр балага бер тапкыр бирелә торган 10 000 сум түләү, кече кызларына мәктәптә түләүсез кайнар ашату, шәһәр җәмәгать пассажир транспортында ташламалы йөрү, кече кызларына бушлай бассейнга йөрү. Гаилә шулай ук «Забота о своих» сайты белән таныш, анда теләсә кайсы вакытта ярдәм чаралары белән танышып, кирәк булганда мөрәҗәгать калдырып була.