Арча муниципаль районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, көндезге тору бүлегендә шашка турниры оештырылды. Чара 5 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр уздырыла торган Рус шашкасы буенча дөнья чемпионатына ярдәм йөзеннән узды. Турнирның төп кунагы шашка буенча тренер һәм судья Хәйдәр Зәйнуллин булды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау буенча мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәвен искә төшерә.
Алексеевск районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Ярдәм кулы суз» акциясендә катнаштылар. Тәрбияче Марина Анисимова белән бергә алар олы яшьтәге әбигә ярдәм күрсәттеләр.
9 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Спорт экстремизмга һәм террорчылыкка каршы» спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.
7 мартта Әлмәттә яшәүче иң өлкән әбигә 103 яшь тулды. Людмила Березова – «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә социаль хезмәтләр алучы, Бөек Ватан сугышы ветераны.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Азнакай районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны пазл җыю буенча уникаль гаилә чемпионатында катнашырга чакырды. Гаиләнең һәр әгъзасы үз сәләтләрен күрсәтә, зирәклеген үстерә һәм сәламәт көндәшлек атмосферасында берләшә алды.
Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләү буенча төрле социаль технологияләр кулланыла: арт-терапия, үсемлекләр терапиясе, хатирәләр терапиясе, музыка терапиясе. Социаль хезмәткәр Анфиса Кадырова еш кына өлкәннәр белән эш иткәндә үсемлекләр терапиясен куллана – бу бүлмә һәм бакча чәчәкләренең өлкәннәргә уңай йогынты ясау ысулы.
Татарстан Республикасы 2023 елда хезмәт базарындагы вәзгыять буенча Россия төбәкләре рейтингында дүртенче урынны алды. Бу хакта РИА Новости экспертлары үткәргән тикшеренүдә хәбәр ителә.
6 сентябрьдә Тукай муниципаль районында депутатлар Ярослав Нилов һәм Эдуард Шәрәфиев белән очрашу булды. Чара барышында мәгариф, мәдәният һәм социаль хезмәт күрсәтү системасы хезмәткәрләрен котладылар.
Шулай итеп, «Ашале» ИК» ҖЧҖ 40 хезмәткәргә 1 100,7 мең сум түләде.