Янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү. Хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләре» темасына чара уздырдылар.
Өлкәннәр декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар янына Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Руслан Великов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Әлки профилактика бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина килде.
Өлкәннәр ункөнлеге көннәрендә Балтач районында гаиләгә тәрбиягә алынган Идея Жилина янына килделәр. Социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина һәм Ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин өлкән кешегә район башлыгы исеменнән азык-төлек пакеты тапшырдылар.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Күңел белән яшьләр» клубы эшли. 9 октябрьдә «көмеш» волонтер Татьяна Петрова җитәкчелегендә клубның очрашуы булды. Чарада шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе башлыгы Сирина Мурзакова да катнашты.
Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен коры ашлар әзерләү өчен яшелчә җыю оештырдылар. Бүлек хезмәткәрләре кишер, чөгендер, бәрәңге, башлы суган, сарымсак алып килделәр.
Өлкәннәр ункөнлегендә Минзәлә районы администрациясе делегациясе Пелагия Казакова, Өркыя Минһаҗева һәм Мәчтурә Усманова янына барды. Аларга чәчәк бәйләмнәре, ТР Рәисе һәм район хакимияте исеменнән бүләк җыелмалары тапшырылды.
Өлкәннәр ункөнлеге дәвамында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә берничә чара уздырылды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балта эше остаханәсендә чираттагы дәрес булды.
Мәлик Минсәгыйр улы белән Рәйхан Наил кызы мәктәптә укыганда ук танышканнар. Еллар узгач алар гаилә корганнар. Бүген пар Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылында яши.
Мондый укыту-өйрәнү эвакуациясе Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында квартал саен уза.