Өлкәннәр белән куркынычсызлык турында әңгәмәләр үткәрделәр

2024 елның 11 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар янына Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Руслан Великов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Әлки профилактика бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина килде. 

Өлкәннәр белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану кирәклеге турында профилактик әңгәмә үткәрелде. Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләргә яктылыкны кире кайтара торган предметлар һәм сигнал жилетлары бүләк иттеләр.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да юл йөрү кагыйдәләре хакында әңгәмә үткәрелде. Профилактика бүлегенең әйдәүче белгече Кристина Миңнуллина җыелучыларга машина юлыннан чыгу кагыйдәләрен искә төшерде, нинди билгеләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде, юл тозакларына аеруча тукталды. Ул барысына да яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырды.

Чара викторина һәм «Профессор Переходкин киңәшләре» видеодәресен карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International