Минзәлә районында озак яшәүчеләрне хөрмәтләделәр

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр ункөнлегендә Минзәлә районы администрациясе делегациясе Пелагия Казакова, Өркыя Минһаҗева һәм Мәчтурә Усманова янына барды. Аларга чәчәк бәйләмнәре, ТР Рәисе һәм район хакимияте исеменнән бүләк җыелмалары тапшырылды.

Пелагия Вахитова 1923 елда туган. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә һәм аны сугыш башланган көнне тәмамлый. Пелагия Вахитова өлкән пионервожатый, укытучы булып эшли. 1942 елның 12 декабрендә ул үз теләге белән сугышка китә. Җиңү көнен Пелагия Вахитова Венгриядә каршылый. Бөек Ватан сугышында катнашучының дәүләт бүләкләре күп.

Өркыя Минһаҗева Актаныш районында туган. Сугыш вакытында һәм аннан соң ул колхозда хисапчы булып эшли. 1959 елда кияүгә чыгып, Минзәләгә күченә. Кирпеч заводына кассир булып эшкә урнаша, шуннан пенсиягә чыга.

Мәчтурә Усманова Минзәлә районында туган. Колхозда төрле эштә эшли. Пенсиягә чыккач, ире белән авылдан Минзәләгә күчеп киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International