«Наз» үзәге хезмәткәрләре сугышчыларга ашлар әзерләү өчен 150 кг яшелчә җыйдылар

2024 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен коры ашлар әзерләү өчен яшелчә җыю оештырдылар. Бүлек хезмәткәрләре кишер, чөгендер, бәрәңге, башлы суган, сарымсак алып килделәр.

«Без Нуринер һәм Чутай авыллары волонтерлары белән шактый тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Алар безнең яклаучылар өчен аш җыелмалары ясыйлар. Бу юлы без волонтерлар төркеменә 150 кг тирәсе яшелчә тапшырдык. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк бүлекчә хезмәткәрләре МХО зонасында булган сугышчыларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтә», – дип сөйләде бүлекчә мөдире Ольга Гаврилова.

Махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе, волонтерлык җәмгыяте активисты Рәмзия Гарипова сүзләренчә, әзерләүдә гади, тәмле һәм туклыклы аш ризык кына түгел, ә туган йорттан сәлам дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International