Янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү. Хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләре» темасына чара уздырдылар.
Интернат-йорт персоналы җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар оешкан төстә бинадан эвакуацияләнделәр. Аннары янгын сүндерү-коткару часте башлыгы урынбасары Никита Ипатов алар өчен инструктаж үткәрде. Ул төтен чыккан яки янган очрагында үзеңне ничек тотарга, үзең белән нәрсә алырга, ничек эвакуацияләнергә кирәклеген искә төшерде. Болар барысы да гадәттән тыш хәл очрагында хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләр алучылар үзләрен ничек тотарга кирәклеген белсеннәр өчен кирәк.
Янгын сүндерү-коткару часте вәкилләре интернат-йорт хезмәткәрләренең һәм яшәүчеләрнең дөрес гамәлләрен билгеләп үттеләр.