Мондый укыту-өйрәнү эвакуациясе Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында квартал саен уза.
Кичәге өйрәнүләр вакытында тавыш элемтәсе буенча янгын чыгу турында хәбәр яңгырады. Хезмәткәрләр, тәрбияләнүчеләрне озатып, эвакуация планы нигезендә оешкан рәвештә бүлмәләрдән территориягә чыктылар. Җаваплы хезмәткәрләр янгын куркынычсызлыгы комиссиясе рәисенә эвакуацияләнгәннәр санын хәбәр иттеләр. Барысы да нормативлар белән билгеләнгән вакыт эчендә эвакуацияләнде.
Чараның төп максаты – учреждениенең нәтиҗәле һәм куркынычсыз эвакуация үткәрүгә әзерлеген һәрьяклап тикшерү.