Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балта эше остаханәсендә чираттагы дәрес булды.
Алдагы дәресләрдә социаль хезмәт алучылар яңа проектка – агач ваза ясауга керешкән иде. Бу юнәлештә эшне дәвам иттеләр. Инструментлар белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын кабатлап, практикага күчтеләр.
Оста ваза үрнәген күрсәтте, кирәкле материаллар һәм кораллар турында сөйләде. Социаль хезмәтләр алучылар агач эшләнмәне пычкы һәм стамескалар ярдәмендә эшкәрттеләр, аңа кирәкле форма бирделәр. Төркемдә катнашучылар агач эшкәрттеләр, ваза өчен детальләр кистеләр, шомарту техникасын үзләштерделәр.