«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә көзге әкият

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Көзге маҗара» дип аталган кызыклы чара узды. Көзгә багышланган уен балаларны дүрт тематик кабинет буйлап мавыктыргыч сәяхәттә берләштерде, аларның һәрберсендә яңа сынаулар һәм маҗаралар көтте.

Һәр кабинет уникаль этаптан гыйбарәт иде, анда балаларны әкият персонажлары каршы алды. Алар катнашучыларны тылсым дөньясына чумдырып кына калмады, балаларга көзге тематика буенча биремнәр үтәргә дә булышты.

Бер кабинетта балалар көзге яфракларны җыеп, табигать турында башваткычлар чиштеләр, икенчесендә урманны чүп-чардан чистартырга булыштылар, экологик бурычларны үтәделәр. Убырлы карчык җитезлек һәм тапкырлык өчен кызыклы һәм файдалы конкурслар оештырды. Соңыннан катнашучыларны призлар белән бүләкләделәр.

Бу чара балаларның социаль адаптациясенә дә ярдәм итте, уен формасында коммуникатив һәм когнитив күнекмәләрне үстерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International