Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең иҗат остаханәсендә эшләпә формасында энә савыты ясау буенча мастер-класс узды. Дәрес социаль адаптация буенча белгеч Венера Гарифуллина җитәкчелегендә үтте.
Мастер-класс – матур кул эшләре әзерләүнең иҗади процессы гына түгел, ә бу процессны арт-терапиянең нәтиҗәле методы буларак куллану да. Вак детальләр белән җентекләп эшләү төгәллек таләп итә, бу кулларның вак моторикасын стимуллаштыра. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бу өчен аеруча мөһим, чөнки хәрәкәтләр координациясен яхшыртырга һәм кулларның функциональлеген торгызырга ярдәм итә. Алай гына да түгел, кул эше тынычландыра да.
Иҗади остаханәдә төрле тукымалар, тасмалар һәм башка декоратив элементлар кулланылды, бу социаль хезмәтләр алучыларга уникаль энә савытлары ясарга мөмкинлек бирде.