Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты базасында дүртенче, соңгы стажировка мәйданчыгы узды. Кайбыч, Алексеевск һәм Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортлары хезмәткәрләрен өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның актив озын гомерлелеген һәм сәламәтлеген саклау практикалары белән таныштырдылар.
Коллегаларга Спас интернат-йортында кулланыла торган социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның активлыгын саклау формалары һәм ысуллары турында сөйләделәр. Тернәкләндерү эшләре буенча белгеч Наталья Ланкина ароматерапия, эбру техникасында рәсем ясау буенча мастер-класслар үткәрде, тәрбияче Ирина Телицына нейробика дәресенә игътибар бирде.
Йомгак ясаганнан һәм анкета уздырудан соң семинарда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.