«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар файдалы белемнәр алды

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен «Сабыйлар өчен үз кулларың белән үстерү пособиеләре ясау» темасына мастер-класс узды.

Ата-аналар макароннарны ничек дөрес буярга, кул астындагы материаллардан сортларга аеру өчен банкалар ясарга өйрәнделәр. Шулай ук балалар белән берлектә макароннар белән уеннарның төрле вариантларын сынап карадылар.

Яңа белемнәр ярдәмендә ата-аналар үз балаларын өйдә әйберләр барларга өйрәтә, вак моториканы һәм күрү сәләтен үстерә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International