Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең өйрүнү фатиры базасында ата-аналар өчен «Өй шартларында хезмәт терапиясе» темасына семинар узды.
Хезмәт буенча инструктор өй шартларындагы хезмәт эшчәнлеге төрләрен күрсәтте, баланың ресурсларын һәм сәламәтлеге һәм үсешенең индивидуаль үзенчәлекләрен файдаланып, аның көнкүреш күнекмәләрен ничек формалаштырырга кирәклеге турында сөйләде.
Әти-әниләр карвинг технологиясе белән таныштылар һәм өй шартларында хезмәт терапиясенең үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.