12 ноябрьдә Зәй районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Фәннәр иленә сәяхәт» дип аталган чара узды. Дәрес Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында оештырылды.
Социаль хезмәтләр алучыларга күренекле галимнәр һәм аларның ачышлары турында сөйләделәр. Шулай ук бүлектә тәрбияләнүчеләргә төрле тәҗрибәләр тәкъдим ителде. Катнашучылар игътибарлылык, кызыксынучанлык һәм логик фикерләү күрсәттеләр.