Шушы көннәрдә тыл хезмәтчәне, Чистайның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Юлдаш» интернат-йортында яшәүче Александра Жеребенкова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу хатын-кыз өлешенә күп сынаулар туры килүгә карамастан, Александра Жеребенкова тормышка оптимизм белән карый. Аның ныклыгы яшь буынны илһамландыра һәм авырлыкларны ничек җиңеп булу үрнәге булып тора.
Александр Жеребенкованы юбилее белән котларга Чистай башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов килде. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән бүләк тапшырды.