«Кайгырту» социаль приютында Халыкара фән һәм тынычлык атналыгы кысаларында дәрес уздырдылар

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

11 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Ольга Данеева Халыкара фән һәм тынычлык атналыгы кысаларында дәрес үткәрде. Чара балаларда күзәтүчәнлекне, танып белү кызыксынуын, экспериментлар барышында чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү һәм нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән.

Балалар фәнни тикшеренүчеләргә әверелделәр һәм фәнни лабораториядә булдылар. Алар һаваның үзлекләре белән таныштылар, кул астындагы предметлар ярдәмендә катлаулы булмаган тәҗрибәләр үткәрергә өйрәнделәр. Аннары суның үзлекләрен искә төшерделәр, үзләренең белемнәрен тәҗрибәдә исбатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International