2024 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 23 гыйнварда тантаналы рәвештә «Россия йөрәге» гаилә учагына ут кабыздылар. Бүген гаилә учагы Татарстан Республикасы районнары буйлап сәяхәт итә.
Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә су белән дәвалау үзәге эшли. Социаль хезмәтләр алучылар белән аяклы өермәле ванналар, бишофитлы ванналар кебек процедуралар үткәрелә, шунда ук эрбет мичкәсе дә бар.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Әлеге эшчәнлек кысаларында үзәк көндәлек тормышны җиңеләйтүгә һәм яңа чынбарлыкка җайлашуда ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле программалар тәкъдим итә. Шундый программаларның берсе – «Адан Яга кадәр смартфон» программасы. Ул заманча гаджетлар белән эшләргә өйрәтүне күздә тота.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Балтач районында Бөек Ватан сугышында катнашкан Гыйльван Гыйльмуллинны котладылар. Аның янына район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина, Ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин килде. Алар ветеранга азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.
Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Фәния Гайнетдинова көндезге тору төркемендә социаль хезмәт алучы белән дәрес үткәрде. Чараның темасы – «Һөнәрләр белән танышу».
Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Монтессори педагогы Анна Крахалева һәм педагог-психолог Гөлнара Сабитова Ата-аналар мәктәбендә мәгълүмати-укыту дәресе үткәрделәр. Чараның темасы – «Өй шартларында балалар белән ике кул белән эш итүне үстерү».
Шушы көннәрдә Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендәге яшьләр белән бергә медицина персоналы белән танышу һәм аларның кайда һәм ничек эшләвен белү өчен заманча ашыгыч ярдәм подстанциясенә юл тоттылар.
Чираттагы дәрестә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр брошюраторның төзелеше, куркынычсызлык техникасы һәм төп эш принциплары турында белделәр. Аннары алар аппаратта документларны дөрес урнаштырырга һәм тышлыкны перфорацияләүне өйрәнделәр.
Янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү. Хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләре» темасына чара уздырдылар.
Өлкәннәр декадасында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар янына Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Руслан Великов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Әлки профилактика бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина килде.