«Восхождение» тернәкләндерү үзәгеннән яшьләр бөтенроссия конкурсы призерлары булдылар

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

2 февральдә Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең вокаль-хореография студиясе сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Һәр йөрәктә музыка» III Бөтенроссия конкурсында көмеш призер булды.

Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының «SFORZANDO» башкару сәнгатен үстерү фонды патронажы астында узды.

«Восхождение» үзәге карамагындагылар «Хореография» һәм «Эстрада вокалы» номинацияләрендә үз номерларын тәкъдим иттеләр. Ватанны саклаучылар елы кысаларында номерлар патриотик темага иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International