«Өмет» үзәге психологы эчке ресурсларны ачыклау буенча дәрес үткәрде

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең региональ системасын үстерү чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль хезмәт алучылар белән метафорик ассоциатив карталар кулланып дәрес үткәрде.

Ата-ана һәм балигъ булмаган бала, төрле йортлар сурәтләнгән карточкаларны карап, үзләренә күбрәк охшаганны сайладылар. Фикер алышу барышында алар йортның тышкы һәм эчке характеристикалары турында сөйләделәр, бу йортларда нәрсә җитми, алар нәрсә өчен билгеләнгән икәнен аңлаттылар. Шул рәвешле, уен формасында психолог коррекцион эш өчен гаиләнең һәр әгъзасының эчке эмоциональ халәтен күзәтә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International