«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Арчада «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тернәкләндерү җайланмаларын прокатка бирү пункты ачылды. Монда арендага механик кресло-коляска, утыру һәм басып тору өчен терәк, ходунки, ходунки-ползунки һ. б. алырга мөмкин.
Тулырак мәгълүматны (84366) 3-13-36 телефоны аша белергә була.