3 февраль көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Ватанны саклаучылар елына багышланган «Таня Савичева көндәлеге» хәтер сәгате үткәрелде.
Балалар Ленинград мәктәп укучысының катлаулы язмышы, аның сугыштан куркуын чагылдырган көндәлек язмалары белән таныштылар, аның гаиләсе һәм ул коточкыч вакытта ничек яшәве турында күп нәрсә белделәр.
Мондый чаралар тарихи хәтерне сакларга һәм аны киләчәк буыннарга тапшырырга, тарихны истә тотарга һәм куркыныч чорларны кичерүчеләрнең истәлеген хөрмәт итәргә ярдәм итә.