ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен «Өстәл әзерләү» темасына дәрес үткәрделәр. Чара «Көнкүреш адаптациясе» технологиясе кысаларында уздырылды.


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Иннополис шәһәре волонтерлары белән берлектә бәйрәм мастер-классы үткәрделәр.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Балтачта «Дулкын» бассейнында «Наз» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, «Беренчеләр хәрәкәте», «Волонтер» үзәге активистлары һәм «көмеш» волонтерлар «Әти белән вакыт» дигән чара үткәрделәр. Чарага дүрт һәм аннан да күбрәк балалы әтиләр һәм үз балаларын ялгыз тәрбияләүче әтиләр чакырылган иде.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ярма терапиясе элементлары белән пластилинография буенча мастер-класс үткәрелде. Көзге тема сайладылар – гөмбә сурәтләргә булдылар.

Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Төп закон – һәркем өчен дә бер» хокукый сәгате уздырылды. Чараның максаты – балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыру һәм башлангыч хокукый белемнәрен гомумиләштерү.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Әтиләр көненә багышланган чараны «Хатирәләр минуты» дип атадылар. Сүзне әтисе турында хикәя әзерләгән 91 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставновага бирделәр. Ул бүгенге көнгә кадәр аның хатларын һәм фотосурәтләрен, хезмәттәшләреннән аның турында хатирәләрен кадерләп саклый.

Азнакай муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Әтиләр көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган бәйрәм концерты узды. Социаль хезмәтләр алучылар алдында «Әти, синең белән сөйләшик» дигән концерт программасы белән район-шәһәр мәдәният сараеның профессиональ артистлары чыгыш ясады.


18
октябрь, 2024 ел
җомга

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар фотосессиядә беренче тапкыр гына катнашмый. Бу юлы фотога төшү өчен җылы көзге төсләр сайладылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International