11 февральдә тыл хезмәтчәне Анастасия Александрова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле дата белән Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов котлады. Шулай ук Анастасия Александровага «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале тапшырылды.
2020 елның декабреннән өлкән кеше «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә хезмәтләр ала. Социаль хезмәтләр алучыны туган көне белән учреждение директоры Ольга Башкирова да котлады.
Бүген Анастасия Александрова туганнарының һәм якыннарының мәхәббәте һәм кайгыртуы белән әйләндереп алынган.