Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Хәтер дивары» бөтенроссия иҗтимагый акциясендә катнаштылар. Быел традицион «Үлемсез полк» яңа форматларда уза. Шуларның берсе – «Хәтер дивары» акциясе.
Илебез тарихына һәм аның өчен көрәшүчеләргә хөрмәт йөзеннән учреждение белгечләре стенд ясады. Хезмәткәрләр туган геройларының портретларын алып килделәр, рамкага фотолар тезеп куйдылар, фронттан килгән борынгы хатларны һәм «Минзәлә» район газетасыннан мәкаләләр таптылар.
Ел дәвамында теләге булган һәркем стендка якыннарының – Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын урнаштыра ала.