Казанда мәгариф учреждениеләре һәм предприятиеләр арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

11 февральдә «Казан вертолет заводы» АҖ базасында кадрлар әзерләү буенча сәнәгать предприятиеләренең мәктәпләр белән хезмәттәшлегендә иң яхшы кадрлар практикасы буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада шулай ук министр Эльмира Зарипова да катнашты.

Чара кысаларында Казан мәктәпләренең берсе мисалында предприятиеләрнең югары сыйныф укучылары белән үзара хезмәттәшлеге проектын тәкъдир иттеләр. Заводның генераль директоры Николай Яковлев өлкән сыйныф укучыларын эшче һөнәрләренә өйрәтүнең яңа программасы турында сөйләде – хәзер предприятиенең җитештерү-укыту үзәгендә Казанның 54 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары әзерләнә.

Семинар-киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ачып җибәрде. Ул искәрткәнчә, чара мәктәп эскәмиясеннән башлана торган һөнәри юнәлеш бирү буенча системалы эшне җайга салу кысаларында үткәрелә. Татарстанда бу эш ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, семинарның темасы республика икътисады өчен мөһим әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта республика предприятиеләрендә эшче кадрларга һәм урта звено белгечләренә кытлык күзәтелә.

Фото авторы: ТР Рәисе Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International