«Астра» тернәкләндерү үзәгендә волонтерлык хәрәкәтләре җитәкчеләре булды

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Алабуга волонтерлык хәрәкәтләре җитәкчеләре Алабуга районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Чара Ватанны саклаучылар елын ачу һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек булды.

«Игелек планетасы» иҗтимагый оешмасында тәрбияләнүчеләр, үзәк хезмәткәрләре һәм яшьләр сугыш еллары җырларын белү һәм башкаруда ярыштылар. «Өйдә көтәләр» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Наталья Рябышева һәм «Яшь гвардия»нең Алабуга җирле бүлеге җитәкчесе Роман Епанешников МХО сугышчылары өчен ярдәм җыю һәм маскировка киемнәре әзерләү буенча командалы хәйрия эше турында сөйләделәр.

Бу чара Россиянең күпмилләтле халкының ватанпәрвәрлеген, үткәне һәм бүгенгесе өчен горурлыгын формалаштыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International