«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә булган яшьләр «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәгендә булдылар. Алар өчен «Бию калейдоскобы» программасы оештырылды.
«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырылган чараның максаты – сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең актив ялын оештыру, аларның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру юлы белән социаль-мәдәни тернәкләндерүгә ярдәм итү.
Егетләр һәм кызлар уңай кәеф һәм күтәренке рух алды.