7 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы Гөлназ Гыйльметдинова «Татарстан чаңгы юлы–2025» бәйгесендә катнашты. Ул хатын-кызлар арасында шәһәр чаңгы ярышларында беренче урынны яулады.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова яшүсмерләр өчен иреклелеккә багышланган мавыктыргыч чара үткәрде. Актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән очрашу интерактив тренинг форматында узды.
«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче районы үзәк хастаханәсе белән берлектә профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру үткәрү максатыннан 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә китерү эшен яңадан башлап җибәрделәр.
Тукай районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль эшнең традицион формалары белән беррәттән инновацион технологияләр дә актив кулланыла. Калмаш авылыннан социаль хезмәткәр Альбина Миңнегулова үз эшендә «Арт-терапия» технологиясен актив куллана.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Яңгыравыклы кыллар» түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Анда алар гитарада уйнарга өйрәнәләр.
Ватанны саклаучылар елына багышланган дәресләр кысаларында 6 февральдә Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында «Без солдатлар» сюжетлы-рольле уены узды.
2025 елның 10 мартыннан 14 апреленә кадәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узачак. Татарстан буенча 37 мәйданчыкта 130 компетенция буенча ярышлар узачак.
ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан игълан ителгән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2024 елга куелган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар дәвам итә.
Алабуга шәһәренең «Профи» арт-студиясендә катнашучылар Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын сәнгати бизәүне дәвам итәләр.
Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу булды. Сугышчы үзе турында, үзенең ничек хәрби булуы, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучының көннәре турында сөйләде.