Түбән Кама районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Марта Камалова һәм Эльза Сәмигуллина социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар өчен «Кванториум» балалар технопаркы хезмәткәрләре белән онытылмас очрашу оештырдылар.
Кичә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә патриотик сәгать узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Хезмәт терапиясе өлкән яшьтәге гражданнарны һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне физик яктан үстерүгә, тормышка уңай мөнәсәбәт формалаштыруга һәм үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү теләген булдыруга юнәлдерелгән. Әтнә районында «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән төрле куаклар үстерәләр, аларны агачларны карау кагыйдәләре белән таныштыралар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Россиядә Гаилә елы кысаларында һәм балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү, ата-аналарның балаларны тәрбияләү һәм үстерү процессларына аңлы һәм сакчыл мөнәсәбәтен формалаштыру максатларында Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гаиләдә рәхимсез мөгамәлә булган өчен психоэмоциональ травмалары булган балигъ булмаганнарга социаль-психологик ярдәм күрсәтү буенча «Үзеңне саклап» программасын гамәлгә ашыралар.
Инвалидлар декадасы алдыннан, 2024 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр, Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатләре өчен кайнар линия оештырыла. Татарстанлылар шулай ук Министрлыкка үз тәкъдимнәрен юллый алалар.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Гөлназ Сабирова «Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли онлайн-конференциясендә катнашты.
Мәскәүдә Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс ‒ 2024» милли чемпионаты финалы узды.
Билгеле бер вакытка кадәр Фирсовларның тату гаиләсе Кама Аланында тыныч кына яши. Торак-коммуналь хуҗалыгының тырыш слесаре Александр Николаевич үзенең җаваплылыгы һәм эшкә бирелгәнлеге өчен хезмәттәшләре тарафыннан хөрмәт ителә. Аның хатыны Оксана Әсхәтовна инвалид кызлары Елена турында кайгырта. Кече кызлары Кристина көллияттә уңышлы укый.