Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова яшүсмерләр өчен иреклелеккә багышланган мавыктыргыч чара үткәрде. Актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән очрашу интерактив тренинг форматында узды.
Чараның максаты – яшүсмерләрне бер-берсе белән таныштыру, ирекле эшчәнлек турында күзаллауларны киңәйтү һәм балаларны «Игелек буыны» отряды командасына җәлеп итү.
Катнашучылар волонтерлыкның төрле формалары, иреклеләрнең хокуклары һәм бурычлары, шулай ук актив һәм битараф булмаган кешеләргә ничек кушылырга икәнлеге турында белделәр.