Тукай районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль эшнең традицион формалары белән беррәттән инновацион технологияләр дә актив кулланыла. Калмаш авылыннан социаль хезмәткәр Альбина Миңнегулова үз эшендә «Арт-терапия» технологиясен актив куллана. Бу технологиядә төрле ярмалардан картиналар ясау яңалык булып тора.
Өлкәннәргә ярма белән эшләү бик ошый. Матур һәм гадәти булмаган картиналар килеп чыга. Мондый эшчәнлек эмоциональ халәтне яхшырта һәм вак моториканы үстерә.