«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче районы үзәк хастаханәсе белән берлектә профилактик медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру үткәрү максатыннан 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә китерү эшен яңадан башлап җибәрделәр.
Агымдагы елга илтү планы 1 100 кешене тәшкил итә. Бүгенге көндә медицина учреждениеләренә 136 граждан китерелгән.
Чаралар район үзәк хастаханәсе администрациясе белән килештерелгән график буенча башкарыла.