7 февральдә Алексеевск районының Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында балалар катнашында юл-транспорт җәрәхәтләрен булдырмау максатыннан «Игътибар, юл!» акциясе узды. Аны приютта тәрбияләнүчеләр һәм тәрбияче Гөлшат Җаббарова оештырды.
Бистә урамнарында балалар үтеп баручыларга листовкалар тараттылар, юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә, җәмәгать транспортында үзләрен ничек дөрес тотарга икәнен искә төшерделәр. Балалар машина юлыннан чыкканда колакчыннар һәм кәрәзле телефон куллану ярамый, дип билгеләп үттеләр.